"Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга өйрәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр".

Галимҗан Ибраһимов

Казан шәһәре Идел буе районының "21 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы


ХӘБИБРАХМАНОВА

МИНЗИЛӘ МӨДӘРИС КЫЗЫНЫҢ


шәхси сайты

Хөрмәтле сайт кунаклары!


Мин сезне үземнең шәхси сайтымда күрүемә бик шатмын!

Мин, Хәбибрахманова Минзилә Мөдәрис кызы, таулы Кукмара районының Ядегәр авылында 1987 елның 4 маенда дөньяга килгәнмен. Минем авылым - матур табигатьле, челтерәп аккан көмеш сулы чишмәләргә бай авыл.

Мәктәп тәмамлаганга да ике дистә елга якын вакыт узды. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбыр аерылмады. Хәзер инде үзем укытучы. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да, сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да, балаларның җавап көтеп текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә ирексездән балачагым күз алдыма килеп баса. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам.

2010 нчы елдан, Казан Дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытам.

Мәктәптә эшләгән 13 ел дәверендә билгеле бер тәҗрибә тупладым. Укучыларыма татар телен өйрәтеп кенә калмыйм, ә әхлакый яктан камил, җәмгыятебез өчен файдалы шәхесләр итеп тә тәрбияләргә тырышам.

Олы максатларыма ирешү өчен замана белән бергә атлыйм, үзем белән сабырлыгымны, намусымны, изге ниятләремне ияртәм.

Барыр юлым, кылган эшем югары нәтиҗәләр китерсен иде!

Эш тәҗрибәм

Хезмәтенә күрә хөрмәте
Дипломнар һәм бүләкләр. Укучыларымның уңышлары
Мәктәп һәм фән дөньясы...
Уеннардан фрагментлар
Уен 1
Уен 2
Уен 3
Уен 4
Уен 5
Уен 6
Күңелләрнең бул төрле мәле...

Күңел халәтенең төрле мәле була. Әлеге бүлектә татар язучыларының афоризмнары, хикмәтле сүзләре, фәлсәфи уйланулары...

Ишарәне кул белән дә, күз белән дә, ым белән дә "күрсәтеп" була... Фикер әйтү өчен - сүз, сүз әйтү өчен, тел кирәк!
Мөхәммәт Мирза
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш ияләр һәрвакыт гыйлемлегә.
Габдерәхим Утыз Имәни
Кырык ел көтү көтеп чыбыркы шартлата белмәгән кеше кырык беренче елында өйрәнә алмас.
Әхсән Баян
Үзеннән бер башка сәләтлерәк укучысын әзерли алмаган остазны үзеннән ун башка сәләтсезрәк укучысы таптап китә.
Марсель Галиев
Мөгезе бар куйның бары да кучкар түгел,
Очкан кошның барысы да шоңкар түгел.
Дәрдемәнд
Бары гүзәл җанда гына
Бәхет чәчәкләре калка.
Флёра Тарханова
Сандугач тавышын аерыр өчен бихисап кош сайравын белү кирәк...
Равил Фәйзуллин
Кеше үз халкының улы, үз халкының кызы булып үз халкы арасында яшәсә генә бәхетле була аладыр.
Мирфатыйх Зәкиев
Милли телне куллануга тормыш ихтыяҗы тудырырга кирәк. Татарча сөйләшегез, дип үгетләү генә нәтиҗә бирми. Ана телеңне белмәсәң, тормышта теләгән эшеңне эшли алмыйсың икән, дип ышанырлык реаль чаралар эшләнсен.
Мирфатыйх Зәкиев
Дөньяда үлемсез өч нәрсә бар: табигать, җан, мәхәббәт. Ахырзаман җитеп, дөньяның асты өскә килсә дә, туфрак та яңадан орлык шытып, үлән үсәр. Ә яшьлектә, һичшиксез, тере җан иясе яралыр. Ә җан яралгач, анда мәңгелек хис туар. Ул хис мәхәббәт дип аталыр.
Нәбирә Гыйматдиновна
Әле тагын бер авыру бар. Анысы татар балаларына гына кагыла. Медицина термины беләнрәк әйтсәк, аны тел склерозы дияргә булыр иде. Аның диагнозын сез яхшы беләсез:бала туган телен оныта. Шуның нәтиҗәсе буларак, акрынлап туган халкының культурасын, тарихын, әдәбиятын хәтереннән җуя башлый. Әти-әнисенә, туган җиренә, туган иленә булган мөнәсәбәте үзгәрә. Гуманизм, патриотизм, фидакярлек һәм әхлак сыйфатлары югала. Бу авыру белән күпме татар баласы авырыйдыр, әйтә алмыйм, әмма алар күп, бик күп.
Роберт Миңнуллин
Яңа кешеләр белән аралашуга һәрвакыт шат!
Минем элемтәләр:
E-mail: www.milli@mail.ru
Made on
Tilda